"Кар десанты” акциясе уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы “Өмет утраучыгы” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлек хезмәткәрләре һава торышы начараю һәм кар күп яву сәбәпле үз карамагындагы кешеләргә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәтте.
Акция өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кар яву нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акциядә 20 социаль хезмәткәр катнашты, көрәкләр белән коралланып һәм күтәренке кәеф белән, ишегалларын һәм урамнарга чыгу юлларын кар катламыннан арындырдылар.
Акция 2019 нчы елның март ахырына кадәр дәвам итәчәк.