Питрәч районында яшәүче 150 дән артык инвалид бала Раштуа бәйрәмендә катнашты

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Питрәч муниципаль районындагы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Раштуа чыршысында катнашу өчен чакыру яздылар.

2019 елның 4 гыйнварында узган бу бәйрәм чарасында 157 инвалид бала, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдән 53 бала, опекун гаиләсеннән 73 бала, тәрбиягә бала алган гаиләдән 22 бала катнашты.

Балалар район мәдәният йорты артистлары күрсәткән "Аленький цветочек" яңа ел тамашасын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Бәйрәм ахырында социаль хезмәт белгечләре балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International