Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют тәрбиячесе Эмилия Сөләйманова балалар белән тернәкләндерү эшенә актив яңалыклар кертә.
Дәрес барышында балалар рәхәтләнеп йөзләрен төрле кыяфәткә китерә, төрле күнегүләр башкара. Мондый "йөз балеты" сөйләм аппаратына гына файда китереп калмый, ә нарасыйларның кәефен дә күтәрә.