"Өмет утраучыгын"да ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

"Татарстан яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Югары Осланның "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Россия хәрби тарихы белән таныштыруны дәвам итә.

Әлеге уңайдан биредә "Шейнов каршындагы Скобелевның җиңүе"нә багышланган чара узды. Патронаж гаилә балалары һәм аз керемле, күп балалы гаилә балалары Шейново каршындагы Скобелевның җиңүе белән танышты, тарихи видеоролик карады. Чара ахырында тематик викторина үткәрелде.

Чараның максаты: балаларда патриотизм һәм гражданлык хисе формалаштыру, үз илебез тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International