Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар» буенча йомгаклау коллегиясе узды.
«Безнең министрлык «Демография», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дигән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга актив кушылды», – диде үз чыгышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры РТ Эльмира Зарипова.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече -туучылар санының суммар коэффициенты. 2018 елның гыйнвар-ноябрь нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 42 648 кеше туган, бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,7 % ка кимрәк.
2018 елдан башлап демографик вәзгыятьне яхшырту буенча Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның йөкләмәләре гамәлгә ашырыла, авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде.
Федераль ярдәм чарасыннан 15 701 хатын-кыз, беренче бала тапкан 5 892 хатын-кыз файдаланган. Республика бюджеты хисабына авылда яшәүче 2 016 хатын-кыз бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды.
Чаралар кертүнең башлангыч нәтиҗәләрен китереп, спикер 2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында беренче балалар туу Аксубай, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Тәтеш муниципаль районнарында шактый артуын билгеләп үтте.
Өченче бала туу Әлмәт, Арча, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай районнарында арткан.
Хатын-кызларны хезмәт белән тәэмин итеп балалар тәрбияләү мөмкинлеге дә бирү демографик проблемаларны хәл итү юлындагы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ә бу - өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларны һөнәри яктан яңадан укыту өчен шартлар тудыру дигән сүз.
Хезмәт базары турында сөйләгәндә, пенсия системасының параметр күрсәткечләре үзгәрүгә бәйле рәвештә, пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру кебек актуаль мәсьәләгә дә кагылмый булмый.
Республикада 9 мең оешмада хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы пенсия яшендәге затларга мониторинг оештырылган.
Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына тиешле эш эзләүдә ярдәм сорап пенсия яшендәге 3 101 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1 299ы эшкә урнаштырылган Вакытлыча эшләргә 224 кеше җибәрелгән (вакытлы эшләрнең гомуми саныннан 21,3%).
Халык структурасында эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр өлеше арту сәбәпле, социаль хезмәт күрсәтү системасы алдында җитди бурычлар тора.
2018 елда тармак карамагындагы учреждениеләрдә Өлкәннәр белән эшләү технологияләре актив кулланылды:
1) ятим һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып барлау;
2) күчмә эш формалары – «Мобиль бригада»;
3) 33 муниципаль районда өлкәннәрне тәрбиягә алган 37 гаилә булдырылган.
2019 елда өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбиягә алган гаиләләр барлык муниципаль районнарда, шәһәр округларында булдырылыр дип көтелә.
“Гражданнарның тормыш эшчәнлеге стандартларын, шул исәптән керем дәрәҗәсен тәэмин итү министрлыкның мөһим бурычы булып тора", – дип дәвам итте Эльмира Зарипова. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урында тора һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Пермь краеннан соң икенче урынны били.
2018 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача айлык хезмәт хакы 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,4 % ка артты һәм 34 041,5 сум тәшкил итте, реаль хезмәт хакы 106,2 % тәшкил итә.
2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме 11 280 сум.
2018 елда республиканың 1,69 миллион кешесе социаль ярдәм чаралары алучы булып тора. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, 2019 елга төп бурычларның берсе булып, түләүләр һәм социаль пособиеләрнең адреслылыгын 75 % тан 80 % ка кадәр арттыру тора.
2018 елда производствода үлем очраклары кимү тенденциясен саклап калынды: үлем белән тәмамланган зыян күрүчеләр саны 9% ка кимеде.