Кичә, 10 нчы гыйнвар көнне Кукмараның "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Дамира Гайнанова II коррекция төркеме балалары белән "Гриппны профилактикалау" темасына медицина сәгате үткәрде.
"Грипп - вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру. Грипп вакытында вируслар таралу чыганагы булып авыру кеше тора. Тапшыруның төп юлы - һава-тамчы", – дип аңлатты белгеч.
Балаларга профилактика өчен витаминнар ашарга, күбрәк сыеклык эчәргә, көн саен борынны тоз эремәсе белән юарга, биналарның чисталыгын күзәтеп торырга кирәк, дип аңлаттылар. Балалар гриппны профилактикалау турында мәгълүматны зур игътибар белән тыңлады һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп, әңгәмәдә актив катнаштылар.