2019 елның 22 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 398 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 581 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,51 % тәшкил итә.
Яр Чаллы округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә каһарманлык темасына дәрес узды.
2019 елның 18 гыйнварыннан Минзәлә шәһәренең үзәк китапханәсендә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары тарафыннан стрессларга каршы торучанлыкны үстерү, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту программасы кысаларында психокоррекцион дәресләр циклы үткәрелә.
Балтачның Иске Салавыч авылында яшәүче Йосыпов Мансур Йосып улына 22 январь көнне 90 яшь тулды.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары "Интернет-челтәрдән башка "программасын тормышка ашыру уңаеннан бүген "Мәгълүмат дөньясында кеше" дигән чара уздырды.
21 нче гыйнварда Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды.
Буаның "Гармония" үзәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гаилә һәм балаларны барлау, аларга ярдәм итү эшен алып бара.
2018 елдан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм "Биектау" хәйрия фонды белән берлектә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән "Без террорга каршы" социаль проекты гамәлгә ашырыла.
Түбән Биш урта мәктәбендә өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әверелде. Мәктәп коллективы уздырылучы акцияләр, ветераннар, өлкәннәр өчен мәдәни-массакүләм үткәрелгән чараларда даими рәвештә катнаша.
25 гыйнварда "Бөек Ватан сугышы ветераннары – герой шәһәр Ленинградта яшәүчеләр" Казан иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Комяков, Яңа Савин районында иҗтимагый берләшмә бүлеге рәисе Зинаида Бушуева һәм аны озатып йөрүчеләр Санкт-Петербургка барачак.