"Без террорга каршы" социаль проектны тормышка ашыру уңаеннан кызыклы экскурсия

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2018 елдан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм "Биектау" хәйрия фонды белән берлектә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән "Без террорга каршы" социаль проекты гамәлгә ашырыла.

Проект уңаеннан төрле мәдәни чаралар, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, акцияләр үткәрелә. 

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар арасында төрле милләт һәм дин кешеләре. 2019 елның 18 гыйнварында социаль хезмәт алучылар арасыннан 12 балигъ булмаган бала өчен "Байтик " сәламәтләндерү-белем бирү комплексына экскурсия оештырылды. Балигъ булмаганнар "Байтик" лагере эше белән танышты, балалар яши һәм ял итә торган корпусларда булды.

Лагерь территориясендә яшәүче хайваннар белән аралашу, аларны ашату, атлар белән йөрү балаларны аеруча кызыксындырды. “Лазертаг” команда уены барлык катнашучыларны берләштерде, авыр чакта бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтте. Балигъ булмаган балалар "сугышчылар" булып рәхәтләнеп уйнады. "Сугыш" бары тик уен гына булсын өчен, балигъ булмаганнарга террорчылык актлары янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International