Һәр яшьтә изге гамәлләр кылырга мөмкин

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Биш урта мәктәбендә өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әверелде. Мәктәп коллективы  уздырылучы акцияләр, ветераннар, өлкәннәр өчен мәдәни-массакүләм үткәрелгән чараларда даими рәвештә катнаша.

Мәктәпнең юнармеецлары үзләренең вазыйфаларын онытмыйлар, өлкәннәргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлап, шефлык алып баралар. Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырылган, “Өйдә ярдәмче” программасы кысаларында, ялгыз яшәүче өлкән яштәге кешеләргә көчләреннән килгәнчә ярдәм итү максатыннан оештырылган, “Дөньяның игелекле балалары” акциясенә дә бик теләп кушылдылар.

 Алар 21нче гыйнвар көнне өлкәннәрнең өйләренә барып, өй тирәләрен кардан чистарттылар.  Киләчәктә бу балаларның кем буласын белмибез, әмма  алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки тирә-юндәгеләргә битараф булмаган кешеләр булып үсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International