Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары "Интернет-челтәрдән башка "программасын тормышка ашыру уңаеннан бүген "Мәгълүмат дөньясында кеше" дигән чара уздырды.
Социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаган балалары өчен оештырлган дәрес, медиапостранлыкта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү, заманча мәгълүмати җәмгыять шартларында уңышлы адаптация һәм социальләштерү юлы белән яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру максаты белән оештырылды.
Чара интернетка бәйле яшүсмерләрне ачыкларга мөмкинлек бирүче анкета үткәрү белән башланып китте. Аннары "Интернет-киңлектә урнашу уңай һәм тискәре яклары" темасына дискуссия булды.
Эштә әйләнә-тирәдәгеләргә төркемле ышанычны ныгытуга, яшүсмерләрне тормышта аралашуга мотивацияләүгә, яшүсмерләрне хәзерге дөньяда мәгълүмат роле турында күзаллауны актуальләштерүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән күнегүләр кулланылды.