Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта узачак тантаналы чараларда катнашачак

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

25 гыйнварда "Бөек Ватан сугышы ветераннары – герой шәһәр Ленинградта яшәүчеләр" Казан иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Комяков, Яңа Савин районында иҗтимагый берләшмә бүлеге рәисе Зинаида Бушуева һәм аны озатып йөрүчеләр Санкт-Петербургка барачак.

Мәдәни башкалада Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак.

Төп вакыйга - Сарай мәйданында парад иртәнге сәгать 10да башланачак. Анда Росгвардия хәрбиләре һәм хезмәткәрләре катнашачак. Мәйданда 80 хәрби машина узачак, шәһәр өстендә 12 самолет һәм вертолет очып китәчәк.

Шул ук көнне "Октябрьский" зур концерт залында да ветераннар һәм блокадниклар өчен концерт оештырыла. Кич белән Сарай мәйданында Ольга Берггольцның шигырьләре һәм Дмитрий Шостаковичның музыкасы яңгыраячак, "Ленинград өстендә салют" мультимедиа тамашасы күрсәтеләчәк.

Кичке тугызда Петропавловск крепосте янында 30 салют атылуы планлаштырыла.

Делегация әгъзалары үз тәэсирләре белән блокадникларның иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән уртаклашачак, алар өчен 1 февральдә Казанда истәлекле чара уза. Традиция буенча очрашу П. А. Полушкин исемендәге 101 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International