"Гармония"дә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтелә

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Буаның "Гармония" үзәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гаилә һәм балаларны барлау, аларга ярдәм итү эшен алып бара.

Белгечләр ата-аналар һәм балалар, социаль хезмәт алучылар белән төрле-төрле гамәлләр оештыра. Чара  клуб эшчәнлеге, иҗади остаханәләр, мастер-класслар оештыру юлы белән гаиләне төрле эшчәнлек формаларына җәлеп итү аша тормышка ашырыла.

Үзәктә балалар өчен оештырылган "Подросток" һәм "Преодоление" клубларда психологлар һәм социаль педагоглар яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешенә нисбәтле чаралар оештыра.

Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кысаларында балалар белән хезмәт реабилитациясе кабинеты җиһазландырылган, анда ата-аналар "компьютер белеме" һәм "тегү эше" юнәлешләре буенча белем ала.

Хәзерге вакытта III дәрәҗә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча эш алып барыла. Бу эшнең максаты - социаль ярдәм күрсәтү һәм җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка әзерлек  һәм адаптация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International