"Кояшкай" үзәге карамагындагыларга Ленинград блокадасы турында сөйләделәр

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә каһарманлык темасына дәрес узды.

Биредә 22 инвалид бала һәм ата-аналары өчен  тәрбияче Н.Савайтан Ленинградның чолганыштан чыгу юбилеена багышланган чара оештырды. Балалар документаль фильм аша авыр сугыш елларында, чолганыш вакытында, Ленинград шәһәре кешеләренең тормышлары белән танышты. Соңыннан 1 минутлык тынлык белән вафат булганнарны искә алдылар. Юбилейга багышлап, үз рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International