Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары коррекция эшендә инновацион технология куллана

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 18 гыйнварыннан Минзәлә шәһәренең үзәк китапханәсендә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары тарафыннан стрессларга каршы торучанлыкны үстерү, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту программасы кысаларында психокоррекцион дәресләр циклы үткәрелә.

Коррекция эшендә алдынгы методик алымнарның берсе "Мозартика" инновацион коррекцион-үстерүче технологиядән файдалану булачак. Бу ысул кешенең дөньякүләм сынлы сәнгатьнең ресурс кыры белән интерактив аралашуын күздә тота. Бу шәхеснең эчке потенциалын ачарга, психологик киртәләрне бетерергә һәм психологик ресурсларны мобилизацияләргә ярдәм итә.

Технологияне куллану "Витражи" уеннан башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International