ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.

Арчаның "Өмет чаткысы" балалар  тернәкләндерү үзәгендә "Һөнәргә беренче адымнар" проекты тормышка ашырыла.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен "Сәнәгать туризмы" һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру башланачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

31нче гыйнварда Әлмәт районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсенең мөдире һәм психологлары "Балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу хәвефе барлыгы ачыкланган очракларда кисәтү оешмаларының идарәара хезмәттәшлек тәртибен раслау"исемле түгәрәк өстәлдә катнашты.

2019 елның 2 февраленә Татарстанда беренче бала тапкан 145 яшь ана һәм өченче баласы туган 36  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Уйна, гармун” дигән фольклор – музыкаль кич утыру чарасы уздырды.

Буа  муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ 2019 нчы елда да үзенең эшен дәвам итә.

 

 


1
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 6-8 февралендә "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә "Мәгариф. Карьера"күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә кысаларында Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.

«Татарстан – минем горурлыгым» программасы уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Фәрдиева «Минем гаиләм» дигән төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International