Республиканың ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы предприятиеләр 104 хезмәткәргә 371,91 мең сумлык бурычын кайтарды. 

Минзәләнең "Чулман" ҖЧҖ 50 эшсенә 150,0 мең сум акча түләде, ә "Минзәлә" ҖЧҖ 54 хезмәткәргә 221,91 мең сум күләмендә әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International