Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева балалар өчен профтестирование үткәрде. Һәр яшүсмер кулына тест нәтиҗәләре, шулай ук һөнәрләр буенча классификаторлар алды. Тестны 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 3 яшүсмер узды.