Арчаның "Өмет чаткысы" балалар тернәкләндерү үзәгендә "Һөнәргә беренче адымнар" проекты тормышка ашырыла.
"Иҗтимагый инициатива-2018" республика социаль проектлар конкурсы субсидияләренә "Күңелле һөнәрләр" интерактив стенды сатып алынды.
Анын максаты: тернәкләндерү үзәге шартларында мөмкинлекләре чикле балаларга социаль адаптация һәм ярдәм күрсәтү, "үзенчәлекле" баланың мөмкинлекләрен ачу, һөнәри әзерлек формалаштыру, шәхси үзенчәлекләрне һәм ихтыяҗларын исәпкә алып һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү.
"Өмет чаткысы" үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча төрле формалар һәм эш ысуллар кулланыла. "Күңелле һөнәрләр" интерактив стенды кулланып беренче дәресләр үткәрелде. Балалар бик игътибарлы булды, биремнәр үтәде һәм һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр.
Балаларга бик ошады,алар түземсезләнеп тагын мондый биремнәрне кцтеп кала. Педагог-психолог Миләүша Хәмитова сүзләренә караганда, мондый дәресләр балага һөнәр сайларга, физик һәм акыл мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга, үз-үзеңне җиңеп чыгарга ярдәм итә. Интерактив стенд булу балаларда коммуникатив күнекмәләр үстерергә булыша, гармонияле шәхес формалаштыру мөмкинлеге бирә.