Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Уйна, гармун” дигән фольклор – музыкаль кич утыру чарасы уздырды.
Чараның максаты: республиканың халык традицияләре, гореф-гадәтләре, көнкүреше белән танышу һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан милләтара аралашу мәдәниятен үстерү иде.
Социаль хезмәт алучылар, яшь чакта кич утыруларны файдалы һәм күңелле итеп оештырулары турында сөйләде. Кич утырганда челтәрләр үреп, оекбашлар бәйләп, йон эрләп, чигү чигеп, кул эшләре белән шөгылләнгәннәр. Кичә барышында мавыктыргыч уеннар уздырганнар, халык җырлары, такмаклар җырлаганнар, табышмаклар чишкәннәр һәм биюләрдә катнашканнар. Ул вакытта эшләнгән кайсыбер кул эшләнмәләренең әлегә кадәр сакланып калуы турында искә төшерделәр.
Катнашучылар, бу истәлекле хатирәләрдән соң, үзләренең яраткан борынгы татар һәм рус халык җырларын башкарды. Ә ике баянчының уены, онытылмаслык яшьлек елларына кайтарды. Чара ахырында катнашучылар уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты. Күпмилләтле республиканың гореф-гадәтләрен, бергә оешкан очракта гына саклап кала алачакларына ышаныч белдерделәр.
Чарада 10 кеше катнашты.