«Татарстан – минем горурлыгым» программасы уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Фәрдиева «Минем гаиләм» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Чара Түбән Кама районының 2 нче социаль участогында узды һәм анда 8-12 яшьлек 19 бала катнашты.
Балалар «Минем гаиләм» дигән анимацион фильм карады һәм коллективта фикер алышты. Белгеч белән бергә балалар буыннар дәвамчанлыгы, хәтер элементы буларак борынгы әйберләрне саклау кебек сорауларга да кагылды.
Дәрескә йомгак ясап, Лилия Фәрдиева өлкән буын вәкилләренә хөрмәтнең, гаилә традицияләренә тугрылык саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.