14 июльдә «Татнефть» ГАҖ «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңгән «Созидание 2+2» инклюзив остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә чүлмәкчелек буенча мастер-класс узды.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр 14 июльдә «Борынгы әйберләр тарихы» музей дәресендә булдылар. Чараны шәһәр музееның өлкән фәнни хезмәткәре Алина Гусева үткәрде.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, үз гомерләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатында профилактик чара үткәрелде. Балалар ребуслар, табышмаклар чиштеләр, уен программасы темасына листовкалар ясадылар, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
2025 елда юбилей X Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы 15–18 сентябрьдә «Сириус» университетында узачак.
Социаль контракт – ярлылыкны киметүнең төп инструментларының берсе. Аның максаты – кешегә катлаулы тормыш хәлен җиңәргә ярдәм итү генә түгел, ә аны даими керем чыганагы булу хисабына озак вакытлы перспективага ярлылыктан чыгару.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ җәрәхәтләрен җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» стажировка мәйданчыгы оештырылды. Стажировка мәйданчыгы эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.
«Теплица хуҗалыгы» программасы кысаларында «Татнефть» ГАҖ волонтерлары Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты өчен теплицалар сатып алганнар.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшли. Атна саен бу линиягә 7-8 мөрәҗәгать килә. Аларның 80 % якыны белем алу һәм яңа күнекмәләр алу мәсьәләләре белән бәйле. Бу хакта махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионатка багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде. Ярышлар Казанда 25–29 июльдә узачак.
Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» платформасында 53 005 вакансия урнаштырган.