«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр иҗат дәресендә катнаштылар

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Алабуга районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Миләш ботагы» дигән иҗат дәресе узды. Ул балаларның иҗади сәләтләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәресне көндезге тору бүлеге тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова үткәрде. Аның җитәкчелегендә балалар, үрнәкләр, трафаретлар һәм пластик материаллар кулланып, матур миләш тәлгәшләре ясарга өйрәнделәр. Балалар иҗат процессына бик теләп чумдылар, яңа белемнәр, техник күнекмәләр алдылар, үзләренең индивидуальлекләрен арт-терапевтик ысуллар белән белдерергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International