Бөгелмәдә Бөгелмә һәм Азнакай командалары арасында футбол матчы узды. Тамашачылар булып чарага «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр килде. Балалар спорт мәктәбе спортчылары өчен җан аттылар, трибуналарда дустанә атмосфера тудырдылар.
Спорт вакыйгаларында катнашу балаларга якты хисләр генә түгел, ә аларның үсеше өчен бик мөһим булган уңай эмоциональ кәеф тә тудыра. Чаралар балаларга яңа дуслар табарга һәм спортка мәхәббәтне үстерергә мөмкинлек бирә.