Югары Ослан интернат-йортында көзге мастер-класс үткәрелде

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Кәгазьдән аппликация ясау буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында оештырылды. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар эшкә керештеләр.

«Мондый дәресләр социаль хезмәтләр алучылар арасында зур популярлык казанды. Алар кулларының вак моторикасын, фантазияне үстерергә булыша һәм уртак иҗат шатлыгын бүләк итәләр», – дип сөйли хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова.

Аппликацияләр интернат-йорт фойесында урнашкан кул эшләре күргәзмәсен бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International