Ватанны саклаучылар елы, шулай ук социаль тернәкләндерү программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен мөстәкыйль рәвештә ризык әзерләү күнекмәләрен үзләштерүгә багышланган чираттагы дәрес узды.
Бу юлы катнашучылар солдат боткасы әзерләделәр. Социаль эш буенча белгеч әзерләү процессын этаплап аңлатты һәм күрсәтте. Катнашучылар бергәләп савыт-саба һәм плитә белән эшләгәндә куркынычсызлык чараларын, шулай ук гигиенаның төп кагыйдәләрен өйрәнделәр.