Физик үсеш дәрәҗәсен арттыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту максатларында Алабуга районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү «Астра» оешмасы яшүсмерләре ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар.
Нәтиҗәләрне Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының спортны үстерү секторы белгечләре һәм ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест үзәге вәкиле теркәде. Балаларны ДФК инструкторы Айгөл Сафина һәм педагог-оештыручы Марина Степанова әзерләде.