Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк психологы Надежда Горячева «Эмоциональ януны профилактикалау» темасына төркемле психологик дәрес үткәрде.
Дәрес максатчан аудитория үзенчәлекләрен исәпкә алып планлаштырылган иде. Программага теоретик һәм практик элементлар да кертелде, бу дәресне көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен максималь нәтиҗәле һәм файдалы итәргә мөмкинлек бирде.