25 майда Бөгелмә районының “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Бүләк ителгән китап– укучыларга шатлык” акциясе узды.
5-7 июньдә Идел буе федераль округы төбәкләреннән гаиләләр Мордовия Республикасында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган уникаль белем бирү мәйданчыгына җыелачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстанның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда яшәүчеләрне иҗади яктан үстерү һәм аларның бай тәҗрибәсен, осталыгын, күнекмәләрен башкаларга да күрсәтү уңаеннан министрлык “Безнең төбәкнең уңганнары” дип аталган бәйге уздыра.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән үзара хезмәттәшлектә аларның хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары үтәлешен тәэмин итү эшен дәвам итә.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Әлмәт шәһәренең Гаилә күп функцияле үзәгендә “Кыюлык тартмасы” барлыкка килде. Җыелган акчалар хастаханәдә дәваланучы һәм тернәкләнү узучы сабыйларга тотылачак.
“Апрель” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл узды: Ул “Даун синдромы булган балалардан баш тартуны киметү һәм бу гаиләләргә ярдәм итү” дигән темага багышланган иде. Бирегә сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау тармагы вәкилләре һәм авыру бала үстерүче ата-аналар җыелган иде.
Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр экология һәм табигатьне саклау музеенда булды. Музей хезмәткәрләре аларга “Музейга юл” проекты кысаларында экскурсия уздырды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр экология фестивалендә катнашты. Чара “Эко-мәктәп/Яшел флаг” программасы кысаларында “Теремок” балалар бакчасы базасында узды.
Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча бәйге узды.