Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча бәйге узды.
Катнашучылар табигать темасына багышланган табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, кошлар һәм балыклар турында белгәннәрен сөйләп ярыштылар. Әлеге чара балаларга табигатькә сакчыл карарга кирәклеген аңлатуга юнәлдерелгән иде.