Биектау районының “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Альбина Саттарова һәм Биектау районы буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ башлыгы Алсу Сафиуллина “Тормышыңны сакла” дигән чара үткәрделәр.
“Үзгәреш җиле” социаль-хокукый технологияләре кысаларында Түбән Кама районының “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева яшүсмерләр өчен “Ксенобиология” дип аталган уен үткәрде.
Түбән Кама районының “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Антонова “Без бергә” клубы белән берлектә үсешендә үзгәрешләр булган балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен чираттагы дәрес үткәрде.
Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алабугадагы рәссамнар күргәзмәсендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне рәссам Фәрит Газизуллин үткәрде.
Лениногорск районының “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева “Волонтер” үзәге волонтерлары белән берлектә яшүсмерләр өчен музейлар көненә багышланган чара оештырды. Очрашуның максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү.
Түбән Кама районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт күнекмәләрен үстерү һәм социаль-көнкүрешкә өйрәтү буенча дәресләр оештырылды.
22 майда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышын уздырды.
Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында славян мәдәниятенә һәм язуына багышланган чара узды.
“Актив озынгомерлелек” программасы кысаларында Чистай картлар һәм инвалидлар йортында “Чәчәкле беләзек” дип аталган мастер класс узды.
Зәй районында урнашкан “Шатлык” халыкны комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр өстәмә белем туплап, тәҗрибәсен арттырган.