Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр экология фестивалендә катнашты. Чара “Эко-мәктәп/Яшел флаг” программасы кысаларында “Теремок” балалар бакчасы базасында узды.
Фестивальдә интернатта яшәүчеләр гипстан эшләнмәләр ясау буенча “Җиңү Ордены” дип аталган мастер класс үткәрде.