“Апрель” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл узды: Ул “Даун синдромы булган балалардан баш тартуны киметү һәм бу гаиләләргә ярдәм итү” дигән темага багышланган иде. Бирегә сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау тармагы вәкилләре һәм авыру бала үстерүче ата-аналар җыелган иде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Республика балалар клиник хастаханәсенең медиицна тернәкләндерү буенча баш табибы урынбасары Светлана Сенек һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева катнашты.
Очрашуда авыру бала үстерүче гаиләләргә вакытында ярдәм күрсәтү, тернәкләндерүгә мөмкинлекләр тудыру һәм аларны тормышка әзерләү турында аерым сөйләштеләр.
“Апрель” тернәкләндерү үзәге директоры Наталья Трифонова авыру балаларга ярдәм иткәндә белгечләр белән әти-әниләрнең берләшеп эшләве мөһим дип белдерде.Әти-әниләр исә баласына куелган диагнозны кабул итүләре, дәүләт ярдәме белән авырлыкларны җиңә алуларын сөйләде. Вакытында кирәкле дәваланулар алу да аларның хәлләрен уңай якка үзгәрткән. Очрашуда бөтен тармакларның берләшеп эшләвенең кирәклеген, бу юнәлештә коммерцияле булмаган социаль оешмаларның зур өлеше барын ассызыкладылар.