Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Әлмәт шәһәренең Гаилә күп функцияле үзәгендә “Кыюлык тартмасы” барлыкка килде. Җыелган акчалар хастаханәдә дәваланучы һәм тернәкләнү узучы сабыйларга тотылачак.
Шулай ук бирегә сабыйлар өчен кирәк-яраклар – уенчыклар, китаплар һәм башка бүләкләр дә алып килергә мөмкин. Акция 2026 елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк.