Казанда эш бирүче оешма бурычын түләгән

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән үзара хезмәттәшлектә аларның хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары үтәлешен тәэмин итү эшен дәвам итә.

Казан шәһәренең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакы, керемнәр һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координацион совет эшчәнлеге нәтиҗәсендә эшчеләргә җыелган хезмәт хакы түләнгән. «РБР Групп» оешмасы 70 хезмәткәргә 8 013,67 мең сум акча түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International