Татарстанның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда яшәүчеләрне иҗади яктан үстерү һәм аларның бай тәҗрибәсен, осталыгын, күнекмәләрен башкаларга да күрсәтү уңаеннан министрлык “Безнең төбәкнең уңганнары” дип аталган бәйге уздыра.
Ул “Декоратив иҗат”, “Аш-су осталыгы”,“Нәфис сүз” номинацияләрендә уздырыла. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең гаризалары белән бергә осталыкларын чагылдырган видеолар да җибәрергә тиеш.
Гаризалар 2026 елның 20 августына кадәр rc.org@bk.ru электрон почтасына кабул ителә. Эшләрегезне юллаганда “Безнең төбәкнең уңганнары” дип тә язарга онытмагыз. Бәйге турындагы мәгълүматны 8 (843) 598-31-96 (735 номерын кушып җибәрәсе) телефон номеры яки Казан шәһәре, Петербург урамы 40 йорт, 205 бүлмәгә килеп тә белешә аласыз.