ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында иртә зарядкадан башлана. Физкультура белән дәвалау инструкторы E.Такарлыкова җитәкчелегендә гомумныгыту, сулыш алу, буыннар өчен күнегүләр ясыйлар. Җиңелчә музыка астында ясалган күнегүләр өлкәннәрнең күңелен күтәрә.

Буаның "Гармония" үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә зур игътибар бирә.

Бүген, 14 ноябрьдә, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Нурсинә Сөләйманова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Танылган хезмәт ветераны, нефть сәнәгате ветераны, гүзәл ана һәм яраткан әби - болар барысы да аның турында.

Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Хуҗабикә" түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Кызлар гына түгел, малайлар да түгәрәккә бик теләп йөри.

13 ноябрьдә "Роналд Макдоналд Йорты" хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова "Аутистик спектр (РАС) корган балалар өчен адаптив физик культура (АФК) белән шөгыльләнүне оештыру буенча методик тәкъдимнәр" һәм "Җиңел дәрәҗәдәге акылга зәгыйфь балалар өчен АФК дәресләре оештыру буенча методик тәкъдимнәр" дигән темаларга семинар уздырды.

Кеше яшәгән саен үз сәламәтлеге турында ешрак уйлана башлый, шуңа күрә күп кенә кешеләр спорт белән шөгыльләнергә карар кыла.

 

Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелә торган "Туган тел" шигырь укучылар конкурсының I турында катнашты.

 

Күптән түгел, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар"Туристик сукмаклар" кысаларында Полянка авылына Евгений атакай чакыруы буенча Изге Богородица храмына барды.

 

13 нче ноябрь көнне Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Иске Кәшер мәктәбендә булды.

 


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

13 ноябрьдә Татарстанда алимент түләттерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтүдә гражданнарны кабул итү көне узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International