"Хыял" приютында чын остабикә булырга өйрәтәләр

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Хуҗабикә" түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Кызлар гына түгел, малайлар да түгәрәккә бик теләп йөри.

Дәресләрдә балалар төрле ризыклар әзерләргә генә түгел, кулинария тарихын, өстәлне сервировкалау серләрен, кунакларны каршы алу этикетын,  хуҗалык-көнкүреш эшчәнлеген өйрәнә. Балалар зур горурлык белән бутерброд, салатлар һәм барысы да яраткан коймак пешерә алулары турында сөйли.

"Хуҗабикә"  дәресләре балаларны олы тормышка әзерли, чисталык-пөхтәлеккә, авыр сынауларга бирешмәскә, хезмәт сөяргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International