Буаның "Гаромония" үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларны кайгырталар

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Буаның "Гармония" үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә зур игътибар бирә.

Инвалид балалар өчен "Преодоление" клубында гына түгел, һәр бала белән индивидуаль эш алып барыла.

Инвалидлар декадасы алдыннан бүлекчә белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, ата-аналарга һәм балаларга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтә. Патронаж вакытында белгечләр гаиләдә психологик климат дәрәҗәсен ачыклый, ата-аналарга индивидуаль реабилитация программаларында күрсәтелгән тәкъдимнәрне үтәү  бурычлары турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International