Изге Богородица Покров храмына сәяхәт оештырылды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Күптән түгел, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар"Туристик сукмаклар" кысаларында Полянка авылына Евгений атакай чакыруы буенча Изге Богородица храмына барды.

Интернатта яшəүчелəр белəн исəнлек өчен гыйбадəт кылу, аннары храм буенча экскурсия үткəрелде һəм якшəмбе мəктəбенə сəяхəт оештырылды. Якшəмбе мəктəбе балалары концерт программасы əзерлəгəн иде. Очрашу ахырында аш өстəле дә әзерләнгән иде. Социаль хезмəт алучылар Евгений атакайга чакыруы һəм матур очрашу өчен рəхмəт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International