13 нче ноябрь көнне Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Иске Кәшер мәктәбендә булды.
Профконсультант унике IX сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чара үткәрде. Очрашу һөнәр сайлауга кагылышлы уеннар уйнау, видеофильм карау, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар тутыру белән үрелеп барды.
Чара ахырында катнашучыларга “Һөнәр сайлау формуласы” дип аталган буклетлар таратылды. Мондый дәресләр, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, төрле һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырыла.