Менделеевск муниципаль районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелә торган "Туган тел" шигырь укучылар конкурсының I турында катнашты.
Конкурс туган тел традицияләрен торгызуга һәм республиканың талантлы балаларын һәм яшүсмерләрен ачыклауга юнәлдерелгән.
Приют карамагындагы балалар бу конкурска зур җаваплылык белән әзерләнде һәм шигырьләр укыдылар. Жюри конкурсның финал этабында катнашу өчен Казанга кемнәр барачагын билгели.