Республикада алимент түләү мәсьәләсе буенча гражданнарны Бердәм кабул итү көне узды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

13 ноябрьдә Татарстанда алимент түләттерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтүдә гражданнарны кабул итү көне узды. 

Эшче төркемдә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, социаль яклау бүлеге башлыгы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы, балигъ булмаганнар эшләре буенча комитет белгеч, суд приставлары, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре керде.

Очрашу барышында балигъ булмаган балаларга карата алимент йөкләмәләре үтәлми торган гаиләләргә консультация бирелде.

Шулай ук,  Әлмәтнең мәшгульлек үзәге белгече балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча Бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты. Консультация сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.

Алга таба алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча Бердәм кабул итү көнен үткәрү һәр айның беренче сишәмбесендә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International