ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга

23–24 майда Казанда IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең форумы узачак.

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы уза. Бүген форум кысаларында онлайн форматта Кыргызстан Республикасы Хезмәт, социаль тәэмин итү һәм миграция министрлыгы каршындагы Чит илләрдә гражданнарны эшкә урнаштыру үзәге һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ якларның уртак проектлар өчен хезмәттәшлеген, тәҗрибә уртаклашуын һәм чит илләрдә эшкә урнашырга омтылучы гражданнар өчен уңай шартлар булдыруны күздә тота.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 15 тәрбияләнүчесе «Абилимпикс» чемпионаты компетенцияләрендә үз мөмкинлекләрен тикшерде. 2024 елда тернәкләндерү үзәге белгечләре профильле колледжлар педагоглары белән берлектә инвалид яшүсмерләрне 8 компетенциядә әзерләде.

15 майда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештырган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Театр — All Inclusive» VII Республика балалар театр студияләре фестиваленә йомгак ясалды.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» инклюзив театр студиясе махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен «Театр – All Inclusive» VII Республика балалар театр студияләре фестивалендә катнашты.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы хәйрия проектын тормышка ашырдылар. Тернәкләнү курсы чорында яшүсмерләр бию сюжетын кую, заманча һәм халык бию сәнгатен үзләштерү, сәхнә реквизитлары белән эшләү буенча хәйрия мастер-класслары үттеләр.

16 майда Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды.

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылды.

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Абилимпикс» чемпионатының региональ этабында уңышлы чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International