«Астра» үзәгендә чираттагы хәйрия проектын гамәлгә ашырдылар

2024 елның 17 мае, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы хәйрия проектын тормышка ашырдылар. Тернәкләнү курсы чорында яшүсмерләр бию сюжетын кую, заманча һәм халык бию сәнгатен үзләштерү, сәхнә реквизитлары белән эшләү буенча хәйрия мастер-класслары үттеләр.

Эш нәтиҗәләре «Барысы да бии!» фестивалендә тәкъдим ителде. Ул Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Алабуга шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Благомир» хәйрия фонды директоры Елена Коваленко һәм «Үзгәрешләр вакыты» тренинг үзәге вәкилләре бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар.

«Астра» үзәге директоры Галина Калашникова катнашучыларны бәйрәм белән котлады, ата-аналарга һәм партнерларга үзәк тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International