Социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 17 мае, җомга

16 майда Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды.

Конкурсның максаты – туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау. Конкурста катнашучылар ике номинациядә шигырь уку осталыгын күрсәттеләр:

- «7 яшьтән 12 яшькә кадәр иң яхшы шигырь укучы»;

- «13 яшьтән 17 яшькә кадәр иң яхшы шигырь укучы».

Компетентлы жюри һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.

Балалар өчен конкурс кысаларында музей хезмәткәрләре тарафыннан робот белән экскурсия һәм гарәп каллиграфиясе буенча «Тылсымлы хәрефләр» мастер-классы оештырылды.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International