Татарстанның Хезмәт министрлыгы гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча башка республикалар белән хезмәттәшлек урнаштыра

2024 елның 17 мае, җомга

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы уза. Бүген форум кысаларында онлайн форматта Кыргызстан Республикасы Хезмәт, социаль тәэмин итү һәм миграция министрлыгы каршындагы Чит илләрдә гражданнарны эшкә урнаштыру үзәге һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ якларның уртак проектлар өчен хезмәттәшлеген, тәҗрибә уртаклашуын һәм чит илләрдә эшкә урнашырга омтылучы гражданнар өчен уңай шартлар булдыруны күздә тота.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Таҗикстан Республикасы Хезмәт, миграция һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү агентлыгы арасында хезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.

Шулай ук 15–19 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Ю. Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь аш-су осталарының халыкара турниры уза. Турнирда дөньяның 11 иленнән аш-су осталары командалары катнаша: Әзербайҗан, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Россия, Сенегал, Тунис һәм Үзбәкстан. Бүген «Особые дети. Татарстан» оешмасы мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс уздырды.

Катнашучылар бергәләп милли татар ризыгы һәм десерт әзерләде. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Төп фото авторы: Александр Кряжев, РИА Новости агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International