Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылды.
Социаль хезмәткәрләр төрле авылларда эшли, һәркемнең дә машинасы юк. Язгы-җәйге чорда велосипед алар өчен иң уңайлы транспорт булып тора.
Акция гражданнарны шәхси автотранспорт урынына актив хәрәкәт итү төрләрен ешрак кулланырга этәрә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен активлаштырырга, экология проблемаларына игътибар җәлеп итәргә ярдәм итә.