Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.
Анкета формасын Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында тутырырга мөмкин булачак, ул 1 июньнән ачылачак: https://prognoz.vcot.info.
Сораштыру вакытында эш бирүчеләргә төбәк контакт-үзәкләре аша консультация ярдәме күрсәтелә, аларның телефон номерлары сораштыруның мәгълүмати платформасында булачак.