Арча тернәкләндерү үзәгеннән яшүсмерләр «Абилимпикс»та призлы урыннар яуладылар

2024 елның 17 мае, җомга

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Абилимпикс» чемпионатының региональ этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

«Адаптив физик культура» компетенциясендә Адель Садыйков 2 урынны алды, «Флористика» компетенциясендә Зарина Фазылҗанова бронза медаль яулады.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова сүзләренчә, һөнәри осталык конкурслары интеллект үсеше, һөнәри күнекмәләрне камилләштерү өчен уңай мохит булдырырга мөмкинлек бирә, һөнәри өлкәдә иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International