«Өмет чаткысы» үзәгенең яшь артистлары балалар театр студияләре фестивалендә 2 урынны яуладылар

2024 елның 17 мае, җомга

15 майда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештырган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Театр — All Inclusive» VII Республика балалар театр студияләре фестиваленә йомгак ясалды.

2024 елда фестивальнең төп темасы гаилә һәм традицион кыйммәтләрне саклау булды. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Овация» театр студиясе «Буратино» спектакле белән 2 урынны алды. Студия костюмнар тегү, декорацияләр сатып алу өчен акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Конкурска бөтен Татарстан Республикасыннан балалар өчен театр студияләреннән 38 гариза килеп иреште. Фестиваль тарихында беренче тапкыр финалистлар өчен халык тавыш бирү игълан ителде, аның нәтиҗәләре йомгак ясаганда исәпкә алында.

«Овация» театр студиясе җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренчә, театральләштерелгән эшчәнлек ярдәмендә балалар дөньяны танып беләләр һәм яхшылыкка һәм яманлыкка үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International